Зур эшләр иң кечкенәләрдән! Безнең #ЭстафетуДобра флешмобын мәктәпкәчә яшьтәге балалар хуплый

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Бүген без сезгә Теләченең 1нче балалар бакчасында #ЭстафетыДобра кысаларында даими рәвештә игелекле эшләр башкаруларын күрсәтәчәкбез. Экология министрлыгы флешмобының өч аенда Теләче районы балалары  кошларга җимлекләр ясап, аларны элеп куйдылар һәм кошлар ашханәсен даими рәвештә азык белән тулыландыралар, шулай ук батарейкаларны һәм 530 килограммнан артык макулатураны җыеп, эшкәртүгә тапшыралар.

#ЭстафетыДобраны тапшыруны дәвам иткән һәркемгә рәхмәт әйтүдән туктамыйбыз! Ә безнең флешмобны ничек хупларга икәнлекне сез ТР Экология министрлыгының рәсми сайтында карый аласыз (https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/2157413.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International