Кукмара районында укучыларның фәнни-гамәли конференциясе узды

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Кукмара районының Югары Арбаш мәктәбендә «Эзләнүләр һәм иҗат аша камиллеккә» дигән XI төбәкара экологик-географик, фәнни-гамәли конференция узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре чакырылган иде.

Конференциядә Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 1-11 сыйныф укучылары катнашты. 5 секция эшләгән:

-Табигать һәйкәлләре,

- Экологик-биологик проблемалар һәм аларны хәл итү.

- Кеше экологиясе: сәламәтлек, культура һәм тормыш сыйфаты.

- Табигатьне саклауга керткән өлешебез.

-Минем төбәгемнең танылган кешеләре.

Катнашучылар жюри әгъзаларына 345 тикшеренү табигатьне саклау эшләрен тәкъдим иттеләр. Министрлык белгечләре «Кеше экологиясе: сәламәтлек, мәдәният һәм тормыш сыйфаты» секциясендә 16 проектны бәяләде. «Конференция дуслык конкуренциясе атмосферасында узды. Мәктәп укучыларында экологик проблемаларга мондый кызыксыну күрү бик күңелле», - дип үз фикерләре белән уртаклашты Төньяк территориаль идарә белгече.

Һәр секциядә иң яхшы эшләр билгеләнде, конференциядә катнашучыларга дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International