Экология министрлыгы хезмәткәрләре Алексеевск районындагы фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларның эшләрен бәяләделәр

2023 елның 24 марты, җомга

Советлар Союзы Герое Иван Кочнев исемендәге Алексеевскның 2 нче мәктәбендә «Экология, дөнья һәм без» дигән IV Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе экологлары чакырылган иде.

Конференциядә 9 секция эшләде, анда катнашучылар табигатьне саклау һәм экологияне яхшырту өлкәсендәге эшләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук балалар чакырылган спикерлар белән берлектә республиканың этномәдәни традицияләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Конференциядә җиңүчеләрне һәм призерларны истәлекле дипломнар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International