Гомуми мәйданы 600 кв. м булган ике чүплек Азнакай районында экологлар тарафыннан ачыкланган

2023 елның 24 марты, җомга

Азнакай шәһәре мониторингы барышында Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Шәйхетдинов урамындагы 15 һәм 11 нче йортлар янында санкцияләнмәгән ике кар чүплеген ачыкладылар.

Экологлар пычрануның гомуми мәйданын – 600 кв. м. исәпләп чыгарган. Әлеге территориягә «Квартал -28» идарәче компаниясе хезмәт күрсәтә. «Квартал-28» ИК җитәкчесе адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм 60 көн эчендә бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International