Экология министрлыгында Алтай Республикасы делегациясе белән очрашу узды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Алтай Республикасының «Майма районы» муниципаль берәмлеге делегациясе белән очрашу узды. Чарада ТР Экология һәм табигать  ресурслары министры Александр Шадриков, министр урынбасары Илнур Гобәйдуллин, Алтай Республикасының «Майма районы» муниципаль берәмлеге башлыгы Петр Громов, башлык урынбасарлары Татьяна Полтавская һәм Марат Ондар катнашты.

Очрашу барышында су объектларын һәм судан файдалануны саклау мәсьәләләре тикшерелде. Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, Татарстанда эре пилот проектлар «Экология»  илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Очрашуда шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре һәм «Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ вәкилләре Алтай Республикасы коллегалары белән кызыксындырган мәсьәләләр буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International