«Наше достояние» мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Россия Федерациясе Табигать министрлыгы, РФ Иҗтимагый палатасы, Торак – коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды һәм Россия авыл яшьләре берлеге ярдәме белән «Планета-безнең байлыгыбыз» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр проектлары конкурсын үткәрә. Конкурсның төп максаты – яшь буында әйләнә-тирә мохиткә, экологик культурага ихтирамлы һәм сакчыл караш тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.
Конкурста 13-18 яшь аралыгындагы мәктәп, колледж һәм институт укучылары катнаша ала.
Конкурста барлыгы 12 номинация. Тулырак мәгълүмат сайтта: https://nashe-dostoyanie.ru/planeta/2023 яисә нигезләмәдә https://disk.yandex.ru/i/lGlqclVGHKKPFA
Конкурс ике этапта уза:
1 этап – читтән торып, гаризалар 5 марттан 5 майга кадәр кабул ителә
2 этап – очно, гаризалар 20 марттан 11 июньгә кадәр кабул ителә
Беренче этапка сылтама буенча: https://forms.yandex.ru/cloud/63e8de7802848f79f41ca2ad/ , ә икенче этапка рәсми сайтта https://nashe-dostoyanie.ru/planeta/2023. теркәлергә мөмкин.