Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Алтан бистәсендә экология буенча хокук бозучыларны тоткан

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигат ресурслары  министрлыгының кайнар линиясенә Казан шәһәренең Идел буе районы Алтан бистәсендә чокыр күмү турында мөрәҗәгать килде.

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында экологлар махсус техника ярдәмендә Алтан бистәсендәге чокырны туфрак калдыклары белән күмеп куюны теркәгәннәр. Инспекторлар рөхсәтсез эшләрне туктаттылар, ә экология министрлыгы лабораториясе белгечләре пычраткыч матдәләрне билгеләү өчен туфрак үрнәкләрен сайлап алдылар. Пычрануның гомуми мәйданы 25 кв. м тәшкил итә.

Хәзерге вакытта махсус техника хуҗаларын билгеләү өчен, шулай ук җир кишәрлекләре  хуҗаларын билгеләү өчен запрослар җибәрелгән. Алар адресына законнарның мәҗбүри таләпләрен бозу һәм рөхсәтсез калдыклар җыюны бетерү турында кисәтүләр җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International