Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән бергә Арча районының 3 нче мәктәбе укучылары күчмә кошлар кошлар өчен Җиңү паркында җимлекләр элделәр.
Инспекторлар аңлатканча, яз көне һава торышы гел үзгәреп тора һәм мондый шартларда кошларга азык табу кыен, ә бит кошларны ел буе ашатырга кирәк. Балалар экологларга барлык җимлекләрне дә әти-әниләре белән бергә эшләгәннәрен сөйләделәр. Шулай ук алар кошлар өчен яңа ашханәләрне карап торырга, аларны даими рәвештә азык белән тулыландырырга вәгъдә иттеләр.