Ярышлар программасына 2, 4, 6, 8 һәм 12 километрлы дистанцияләр керде.
Спорт бәйрәменең ачылу тантанасы Казанның 1000 еллык Мәйданы каршында узды. Каршы алу сүзләре һәм теләкләр белән исполком җитәкчесе Рафис Бурганов һәм Татарстан Республикасы Яшьләр, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Юсуп Якубов, халыкара студентлар спорты федерациясе исполкомыныж әгъзасы Синиша Яснич чыгыш ясадылар.
Ачылу тантанасыннан соң Гаилә елы уңаеннан гаиләләр кроссы уздырылды. Анда 20 гаилә катнашты.
Традицион VIP-чабыш “күргәзмә” чабыш буларак танылды. Үзенең эшчеләренә үрнәк буларак стартка беренче булып Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министры Әгъләм Сәдретдинов, Сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев, юстиция министры Мидхат Курманов чыктылар.
Шулай ук VIP-чабышта Госдума депутатлары Виктория Черкесова һәм Ильдар Гильмутдинов, мерия һәм министерстволар эшчеләре катнаштылар. Барлык катнашучыларга да 2013 метрлы дистанцияне үтәргә максат куелган иде. Әлеге дистанциянең озынлыгы Казанда 2013 елда Бөтендөнья Универсиадасы узу унаеннан билгеләнде.
“Милләтләр кросс”ында барлык теләүчеләр дә катнаша алдылар.