ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арчаның 2нче мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч экологик дәрес үткәрде. Экологлар балаларга планетабызда булган кайбер экологик проблемалар һәм, өмәләрдә һәм экоакцияләрдә катнашып, табигатьне саклауга үзеңнең өлешеңне кертү кирәклеге турында сөйләделәр. Дәрес кысаларында укучылар «Гаҗәп янәшәдә» викторинасында үзләренең экобелемнәрен күрсәттеләр. «Мондый исем очраклы рәвештә сайланмаган. Гаҗәп дөнья янәшәбездә генә - безнең табигатебез, туган җиребез, кайвакыт туктап, әйләнә-тирә дөньяга бала күзлегеннән карарга кирәк», - диләр Төньяк территориаль идарә белгечләре. Викторина 5 турдан торды: «Урман табышмаклары», «Кызык җәнлекләр», «Дүртенчесе артык», «Тере хәреф» һәм «Рәсемнәрдәге агачлар». Уен нәтиҗәләре буенча экологлар катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.