«Лыжня России» чаңгы ярышында без бергә!

2023 елның 11 феврале, шимбә

Бүген Горки-Әмәт урманында «Лыжня России»ның 41 нче ярышы узды, анда безнең хезмәткәрләр дә катнашты. Күпләр кәефне яхшыртырга, ял көннәрен дуслары һәм хезмәттәшләре белән үткәрергә килделәр.

Экология министрлыгының да   бик күп хезмәткәрләре өчен спорт-ул инде яшәү рәвеше.

Бүген Горки-Әмәт урманына меңләгән чаңгы һәм кышкы спорт төрләрен яратучылар җыелды. Биредә генә түгел, Казанда массакүләм шуу өчен дүрт урын оештырылган бит.

Спортчыларыбыз белән, татарстанлылар белән горурланабыз. Барыгызга да нык сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International