Чистай районында кар өеме бетерелде

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай районы мониторингы барышында «Татнефть № 416» АЗС янындагы территориядә карны законсыз өюне ачыклады.

Пычранган территориянең гомуми мәйданы 170 кв.м, күләме - 70 куб м тәшкил иткән. Хокук бозучы адресына кар өемен бетерү буенча чаралар күрү турында кисәтү юнәлтелгән.

Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International