Экологлар Тәтеш районы укучыларына экологик яктан дөрес яшәү серләрен сөйләделәр

2023 елның 3 феврале, җомга

Министрлыкның Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Тәтеш районы Олы Тархан мәктәбенең 7 сыйныфы өчен экологик дәрес үткәрделәр.

Экологлар балаларга экогадәтләренең нинди булуын һәм кечкенә, ә кайвакыт зур экологик проблемаларны хәл итәргә ничек ярдәм итүләрен сөйләделәр. Укучылар үзләренең файдалы гадәтләре белән уртаклаштылар. Файдаланылган батарейкаларны тапшырырга кирәклекне, күп пластик сатып алмаска икәнлекне искәрттеләр.

Дәрес ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар һәм белгечләрнең янә кунакка килүләрен һәм эко-уен үткәрүләрен сорадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International