Экологлар мониторинг барышында Азнакай районында 6 кар өемен ачыклаган

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәре урамнарыннан җыелган карны тиеш булмаган 6 урынга урнаштыруны ачыклаганнар. Хокук бозулар Радужная, Нефтьчеләр һәм Тукай урамнарында теркәлде. Кар өемнәренең гомуми мәйданы 350 кв.м тәшкил иткән, күләме - 200 куб м.

«Жилсервис» ИК» ҖЧҖ адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозу ярамау һәм хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International