Бүген 1-9 сыйныф укучылары өчен әйләнә-тирә дөнья һәм экология буенча олимпиада башланды

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

31 гыйнвардан 27 февральгә кадәр Учи.ру. платформасында 1-9 сыйныф укучылары өчен экология һәм әйләнә-тирә дөнья буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасы үткәрелә. Олимпиада «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Экологик агарту инициативасын, Россия Табигать министрлыгы ярдәме белән, өченче ел рәттән «Илкүләм приоритетлар» АКО һәм Учи.ру платформасы оештыра.

Быел олимпиадада 9 бирем булачак, алар әйләнә-тирә дөнья һәм экология турында кызыклы фактлар хакында сөйләячәк һәм шуларның 3се «Экология» илкүләм проектының интеграцияләнгән темалары: интерактив формат уен формасында балаларга биологик төрлелек, калдыкларны сортлау, урманнарны торгызу һәм урман янгыннарын профилактикалау кебек мөһим темалар турында сөйләргә ярдәм итәчәк. Биремнәр баладан тирәнтен белем таләп итми, табигать һәм кеше эшләре арасындагы бәйләнешне мантыйкый һәм интуитив аңлау гына кирәк.

Онлайн-ярышларда катнашу өчен укучыга  https://ecomir.uchi.ru/ сайтында теркәлергә кирәк яисә моны укытучылар яки ата-аналар эшли ала.

Белешмә: «Экология» илкүләм проекты 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Аңа экологик көн тәртибенең төрле өлкәләрен үз эченә алган тугыз федераль проект керә. Шуның белән бергә, илкүләм проектның мөһим юнәлеше – халыкны экологик агарту, россиялеләрнең экологик культурасын арттыру. «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән ел саен агарту чаралары һәм акцияләр үткәрелә, мәсәлән:  макулатура җыю буенча #БумБатл акциясе һәм 2023 елда «Елгалар марафоны» дип үзгәртелә торган «Идел көне» ярларны чистарту акциясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International