«Студент еллары – ул иң якты хатирәләр, көчле эмоцияләр һәм тәэсирләр, без аларны гомеребез буе хәтерлибез һәм хәтердә саклыйбыз!»

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева ТР яшьләр министры Ринат Садыйковтан #ЭтоМоеСтуденчествоРТ эстафетасын кабул итте.

Бүген Россия студентлары көнендә Ольга Манидичева үзенең студент еллары турындагы иң якты һәм җылы хатирәләре белән уртаклашты. Фотода безнең сөйкемле министр урынбасарын курсташлары белән күрәбез. Аларның күбесе белән Ольга Владимировна хәзер дә элемтәдә тора.

«Студентлар – ул, барыннан элек, үз-үзеңне үстерү мөмкинлекләренең бетмәс чыганагы. Еллар узгач кына син тормышның барлык хатирәләренә һәм дәресләренә рәхмәтле булуыңны аңлыйсың. Фотода – В.И.Ульянов исемендәге Казан дәүләт университетының география факультетының иң яраткан төркеме, без беренче тапкыр бергәләп фотога төшү өчен җыелдык. Экологиягә булган мәхәббәтем нәкъ менә шушы университетта безнең кыр практикаларыбыз, мавыктыргыч лекцияләр, вузда үткәрелгән бай көннәр һәм, әлбәттә, дусларым ярдәмендә туды. 

Минем иң якты хатирәләрем Яр буе Моквашы авылындагы иң беренче кыр практикасы белән бәйле, без палаткаларда яшәдек, Татарстанның табигый матурлыкларын, ботаниканы бергәләп өйрәндек. Минем төркем – игелекле, дустанә егетләр һәм кызлар, без гел аралашып һәм бер-беребезгә булышып тордык һәм хәзер дә һәр 5 ел саен очрашабыз. Сүз уңаеннан, узган ел безнең юбилей – университетны тәмамлауга 20 ел булды.

Бүген минем республикабызның һәм бөтен илебезнең барлык студентларын әлеге искиткеч бәйрәм белән тәбрик итәсем килә. Студент көннәрегез яңа ачышларга бай булсын һәм тормышыгыздагы иң бәхетле чорларның берсе булып калсын иде».

 #ЭтоМоеСтуденчествоРТ эстафетасын кабул иттек, аны алга таба башкаларга тапшырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International