Арчада кар чүплекләре бетерелгән

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, Арча районын мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча шәһәрендә кышкы урам җыештырудан 14 рөхсәтсез калдык ташлау урынын ачыклаганнар иде. Аларның күбесе оператив рәвештә бетерелгән. Хокук бозу очраклары билгеләнгән тәртиптә бетерелмәгән фактлар буенча экологлар Арча шәһәре Башкарма комитеты адресына аларны бетерү өчен кисәтү юллаганнар. Бүгенге көндә барлык хокук бозулар бетерелгән, территорияләр тиешле санитар-экологик торышка китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International