Арча районын мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча урамнарын кышкы җыештырудан 14 рөхсәтсез калдык ташлау урыны барлыкка килүен ачыклаганнар. Кар чүплекләренең гомуми мәйданы – 761 кв.м, күләме – 1125 куб.м.
Аларның күбесе оператив рәвештә бетерелгән. Хокук бозу очраклары билгеләнгән тәртиптә бетерелмәгән фактлар буенча экологлар Арча шәһәре Башкарма комитеты адресына аларны бетерү өчен кисәтү юллаганнар.