Татарстан Президенты: егерме ел эчендә Татарстанда зарарлы матдәләр 20% кимеде

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

1998 елдан Татарстанда атмосферага зарарлы матдәләр чыгару күләме 20% ка кимегән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда хәбәр итте. 

«Экология буенча зур проектлар (соңгы очрашуда Сезнең кисәтүләр дә булды). Соңгы егерме елдан артык вакыт эчендә бездә тулай продукт күләме өч тапкыр диярлек артты, ә (зарарлы матдәләрне) чыгару күләме 20%, агызу күләме 60 процентка диярлек кимеде», – дип китерә Казан Кремле матбугат хезмәте Рөстәм Миңнеханов сүзләрен. 

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, хәзер биологик чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм башка проектлар буенча зур эш алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, 20 гыйнварда узган Экология министрлыгының йомгаклау коллегиясендә экология министры Александр Шадриков «Экология» илкүләм проекты кысаларында республиканың 4 федераль проектта катнашуы турында сөйләде – «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Урманнарны саклау». Әйтик, 2022 елда «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты буенча ике юнәлеш буенча 6 387,0 млн сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 5 025,8 млн сум. Иделне төп 200 пычратучы исемлегенә керә торган Казан канализациясенең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләрен дәвам иттерүгә 2 786,2 млн сум бүлеп бирелгән. Эшләр 2024 елга кадәр планлаштырылган. «Идел елгасына янаучы җыелган экологик зыян объектларын бетерү» өчен 2 объект буенча 3 600,8 млн сум бүлеп бирелгән. Бирегә Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм басуларын рекультивацияләү (мәйданы 100 га тирәсе) һәм Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә эшләми торган күл нефть ятмаларын сүтү проектына керә. «Хәзерге вакытта ләм кырларында гамәлгә ашырыла торган проект – сынау проекты булып тора һәм хәзерге вакытта Россиядә мондый зурлыктагы бердәнбер проект. 2023 елда эшләрнең техник этабын тәмамлыйбыз, ә 2024 елда рекультивацияләүнең биологик этабына күчәчәкбез», — дип билгеләде Шадриков. Шулай ук 2022 елда «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча Мишә елгасының уң як агымын чистартуга һәм Державин авылындагы буаны чистартуга, Мамадышта Нократ елгасының уң як агымын чистартуга, Кама урман хуҗалыгы авылы янындагы Бөрсет елгасы үзәнен чистартуга 113,2 млн сум күләмендә федераль субвенцияләр бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International