Хәзерге вакытта, оператив йогынты ясау өчен, Министрлык атмосфера һавасының пычрануына автоматик контрольлек станциясен – АСКЗА урнаштыру өчен урын сайлап алды. Станция Казан шәһәре Киров районының 188нче күп профильле лицее, Илһам Шакиров проспекты, 3нче йорт территориясенә урнаштырылган. Урын Казан шәһәре Башкарма комитеты белән килештерелгән. Урнаштыру урыны «ТР Геология үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләренең һәм Министрлык хезмәткәрләренең, «ТР Геология үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ үткәргән атмосфера һавасына таралган пычрану исәпләмәсен исәпкә алып, уртак сәфәр барышында билгеләнде. Хәзер станциягә электр энергиясе тоташтырыла, җиһазлар кайтарыла. АСКЗА 24/7 режимында эшләячәк.