Экологлар балаларга салкын кышта канатлы дусларны кайгыртырга кирәклеге турында искәртә

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Мондый салкыннарда җимлекләргә күбрәк канатлы дуслар килә, шуңа күрә Арча районында «Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясе узган. Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Бужа балалар бакчасыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән бергә «Җимлек эзләп» дигән экологик квест-уенда катнашканнар.

Уен барышында балалар табышмаклар чишкән, сорауларга җавап биргән, махсус экологик станцияләрдә пазллар җыйган. Һәр этапта катнашучыларга кошлар өчен йортның бер өлеше тапшырылган, ә ахырда җимлек җыелган.

Хәзер балалар бакчасында кошлар өчен тагын бер аш бүлмәсе бар! Ә сез канатлы дусларыбызны ашаттыгызмы әле?

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International