Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслар министрлыгында экология министры урынбасары Илнур Гобәйдуллин рәислегендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
Чара барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру.
2. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру
3. Юридик һәм физик затларга 2021 елда һәм 2022 елның 9 аенда дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын үтәү нәтиҗәләре.
4. Татарстан Республикасы хакимият органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан 2022 елның 9 аена тәкъдим ителгән коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турындагы хисапларны анализлау йомгаклары буенча күзәтү.
5. Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендә коррупциягә каршы көрәш буенча 2022 ел ведомство программасын гамәлгә ашыру турында хисап, массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән Интернетта, «Ышаныч телефонында» урнаштырылган, шулай ук гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрендә булган мәгълүмат мониторингы нәтиҗәләрен карап тикшереп, 2022 елда коррупциягә каршы ведомство программасын гамәлгә ашыру турында хисап.
6. Министрлыкта коррупциянең торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләре.