Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары һәм инспекторлары В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында (ИЭУП) «Техносфера куркынычсызлыгы» белгечлегенең 1 курс студентлары белән очрашты. Очрашуны оештырырга компьютер модельләштерү һәм техносфера куркынычсызлыгы кафедрасы доценты, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан Инновацион университетында (ИЭУП) экология һәм тормыш иминлеге укытучысы Евгения Байбакова ярдәм итте.
Очрашу барышында Экология министрлыгы хезмәткәрләре студентларга күзәтчелек инспекторы эшенең үзенчәлекләре, экологның нинди сораулар белән очрашуы һәм табигатьне саклау ведомствосы хезмәткәре нәрсә белергә тиешлеге турында сөйләделәр. Яшьләр эшкә урнашу буенча сораулар бирә алдылар.