«Сәнгать аша - яшел планетага». Теләче районында сәхнә иҗат конкурсы йомгаклары буенча иң яхшы балалар бакчаларын бүләкләделәр

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Теләченең 1 нче балалар бакчасында иң яхшы авыл һәм район балалар бакчаларында җиңүчеләрне «Сәнгать аша - яшел планетага» мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының балалары арасында сәхнә иҗатының II республика экология конкурсы йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узды.

Конкурска 32 видеоматериал тәкъдим ителде. Балтач, Саба, Теләче, Мамадыш һәм Кукмара районнарының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре зур активлык күрсәтте. Иң яхшы театр коллективлары 1,2 һәм 3 дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Конкурсантларны берничә критерий буенча бәяләделәр: экологик тематикага туры килү, актерлык осталыгы һәм сәхнә культурасы.

Конкурс 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр барды. Оештыручылар - Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе, Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте бүлеге, «Ашыт» дәүләт тыюлыгы, «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» МКУ һәм Теләче балалар бакчасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International