Александр Шадриков Министрлыкның иң яхшы дәүләт инспекторларын бүләкләде

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ел нәтиҗәләре буенча территориаль идарәләрнең иң яхшы дәүләт инспекторларын бүләкләделәр. Бүләкләрне экология министры Александр Шадриков тапшырды.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә: «2022 елда зур эш башкарылган, һәркем әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешен керткән. Яхшы нәтиҗәләр - күбрәк һәм яхшырак эшләргә стимул ул. Барлык хезмәткәрләргә һөнәри якын килү һәм үз эшенә бирелгәнлекләре өчен зур рәхмәт белдерәсем килә».

2022 ел йомгаклары буенча «Иң яхшы дәүләт инспекторы» Вадим Митрофанов - Кама аръягы территориаль идарәсенең II разрядлы өлкән белгече, югары күрсәткечләргә ирешкән өчен, ул 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Үзәк территориаль идарәнең 3 разрядлы өлкән белгече Илназ Хәйретдинов - 2 нче дәрәҗә диплом, Үзәк территориаль идарәнең 3 разрядлы өлкән белгече Фирдүс Гобәйдуллин 3 нче дәрәҗә диплом алды.

Исегезгә төшерәбез Министрлык ел саен «Иң яхшы дәүләт инспекторы» исеменә конкурс үткәрә. Ул дәүләт инспекторы һөнәренең абруен күтәрү, эштә профессионализмны камилләштерүгә һәм югары квалификацияле дәүләт инспекторларын ачыклау максатында уздырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International