Бүген Нурлат шәһәренең «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә «Яшәү өчен болытлы сервислар» темасы буенча «Цифра дәресе» узды. Бу дәресне Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский үткәрде.
Ул балаларга болытлы технологияләрнең нәрсә булуын һәм аларның нинди өлкәләрдә кулланылуын аңлатты. Дәрес компьютер залында узды, мәктәп укучылары алынган белемнәрне шунда ук гамәлдә куллана алдылар.
«Ел буе Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында без Нурлат укучылары белән очрашулар үткәрдек һәм бүген безнең йомгаклау һәм яңа ел алды дәресе узды. Балаларның хыяллары һәм планнары тормышка ашсын һәм Яңа ел алар өчен яңа казанышлар елы булсын дип телим. 2023 ел бик күп хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алып килсен», - дип котлады балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән Егор Тарнавский.