ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында республика балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары белән очрашу узды. Татарстан Республикасы яшь гражданнарының VII форумында катнашучылар өчен 9 юнәлеш оештырылган, шуларның берсе - «Экологик тәрбия». Иң актив балалар экологияне яхшырту буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр. Эшләрне ТР Экология министры урынбасары Ольга Манидичева һәм ведомство идарәләре башлыклары бәяләделәр.
Балалар Министрлык экспертлары белән табигать ресурсларын саклау һәм әйләнә-тирә дөньяны яклау буенча үзләренең экологик идеяләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. «Монда экологик проблемаларны хәл итүгә бөтен күңеле һәм җаваплылыгы белән якын килүче кешеләр җыелды. Мондый активлыгыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә, чөнки сез татарстанлыларның экологик аңлылыгын үстерергә ярдәм итәсез», - дип, балаларга рәхмәт белдерде Ольга Манидичева. Чара ахырында спикерлар барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Белешмә: Татарстан Республикасы яшь гражданнарының IX Форумы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уза. Иң беренче Форум 2006 елда үтте. Чара ике елга бер тапкыр Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында уза.