Балалар экология-биология үзәгендә Республика мәктәп укучыларының «Табигать һәм без» XI Республика экология фестивале кысаларында «Экоград» фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре чакырылды.
Конференция кысаларында мәктәп укучылары табигатьне саклау буенча 30 эш тәкъдим иттеләр. «Барлык эшләр дә лаеклы һәм кызыклы булды. Шундый яшь һәм экологик белемле балаларны күрү күңелле», - дип фикерләре белән уртаклашты Кама аръягы территориаль идарә белгече.
Җиңүчеләргә дипломнар тапшырганнан соң, барлык катнашучылар өчен Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класслар һәм ресайклинг остаханәсенә экскурсия үткәрелде.