Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Казан федераль университетының экологик, хезмәт хокукы һәм гражданлык процессы кафедрасы студентлары өчен экскурсия узды. Студентлар белән ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева һәм ведомство идарәләре башлыклары очрашты. Очрашу барышында Экология министрлыгы хезмәткәрләре студентларга атмосфера һавасын, су объектларын, җир ресурсларын саклау өлкәсендәге эшләр, шулай ук экологик күзәтчелек һәм табигатьне саклау законнарын бозуларга каршы көрәш ысуллары турында сөйләделәр.
«Бүген без фикер алышкан темалар сезнең курс яки диплом эше булырга мөмкин. Нәкъ менә студентлардан безгә әйләнә-тирә мохитне саклауны һәм табигатьтән файдалануны камилләштерү буенча тәкъдимнәр килә. Һәм бу безне һичшиксез шатландыра. Димәк, безнең яшьләр безне хуплый », - дип билгеләде экология министры урынбасары. Очрашу ахырында КФУ кафедрасы доценты Эльмира Нигъмәтуллина студентлар исеменнән Министрлыкка һәм аның хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.