2022 елның 26 декабреннән 2023 елның 25 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Экология министрлыгы 2023 елда Татарстан Республикасы территориясендә радиоактив матдәләрне һәм радиоактив калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту чараларын үтәүгә бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү максатларында коммерцияле булмаган оешмаларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә субсидияләрдән тыш) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итә.
Гаризалар кәгазьдә һәм электрон юл белән түбәндәге адрес буенча бирелә: Казан ш., Павлюхин ур., 75 йорт һәм e-mail буенча: есo@tatar.ru, R.Bogdanov@tatar.ru.
Тулырак мәгълүмат белән күрсәтелгән сылтама буенча танышырга мөмкин:
https://eco.tatarstan.ru/otbor-na-obespechenie-zatrat-svyazannih-s-6438049.htm.