Чыршысыз Яңа ел була димени? Һәр кеше декабрьдә тере яки ясалма чыршы һәм аның өчен бизәгечләр сатып алырга бара. Сатып алулар белән ашыкмаска һәм эко-декор белән танышырга тәкъдим итәбез, ул хәзер модалы трендка әверелә бара.
Экобәйрәм өчен кагыйдәләр:
- тере яисә яңа чыршы алудан баш тартырга тырышыгыз, полипропиленнан ясалган эко-чыршы яхшы вариант. Ул сезгә 15 ел тирәсе хезмәт итәчәк, шулай ук аны эшкәртүгә тапшырырга мөмкин.
- әгәр сез экспериментларга әзер икән, табигый материаллардан чыршы куегыз.
- пластик бизәгечләрдән эшләнгән әйберләрдән баш тартыгыз, чыршыга эко-уенчыкларны үз кулларыгыз белән (киптерелгән цитруслар, прәннекләр, күркәләр һ. б.) ясап була.
- әгәр дә уенчыклар сатып аласыз икән, натураль материаллардан (керамик атлар, агач фонарьлар һәм башкалар) сайлап алыгыз.
Бу кечкенә кагыйдәләргә таянып, сез әйләнә-тирә дөньяны чистартырсыз, яктырак һәм яшәү өчен күңеллерәк итәрсез. Сез дә үзегезнең эко-киңәшләрегез белән уртаклашыгыз.