«Яшәү көче бирүче һөнәр». «Экология- йөзләрдә» сәхифәсендә экология тармагы ветераннары турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүгенге героебыз - Эльза Вилданова

2022 елның 17 декабре, шимбә

Эльза Тимергали кызы бөтен гомерен әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә багышлады. 1980 елда, Мәскәү энергетика институтын тәмамлангач ук, ул үзе өчен экологияне алга таба да өйрәнергә теләвен хәл итә. Һәм «Экология, табигатьне саклау һәм экологик иминлек» юнәлеше буенча Мәскәү бәйсез эколог-политология университетында өстәмә рәвештә укып чыга.

1995 елда (38 яшьтә) Эльза Вилданова Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә баш белгеч булды. Төп эшеннән тыш, ул үзенең күп кенә коллегалары өчен остаз, студентлар өчен укытучы да – Кама буе зонасы предприятиеләренең абитуриентлары һәм экологлары өчен лекцияләр укыды, үзенең белемнәре белән уртаклашты,  шул рәвешле күпләрнең хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулады. Һөнәри осталыгы һәм югары белем дәрәҗәсе өчен Эльза Тимергалиевна җир ресурсларын, җир асты байлыкларын саклау, геологик контроль һәм кисәтү күзәтчелеге секторы җитәкчесе итеп билгеләнде. Аның җавапчылыгында - Татарстанның экоиминлеген тәэмин итү буенча зур эш ята. Бу гыйнвар бәйрәмнәрендә безнең героебыз үзенең туган көнен билгеләп үтәчәк! Әйдәгез, бергәләп аңа сәламәтлек, иминлек һәм гармония теләп калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International