Ведомствоның 30 еллыгына Татарстан Республикасыннан бүләк. Бүген Экология министрлыгы автопаркын 20 яңа хезмәт машинасы тулыландырды

2022 елның 16 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының автопаркы 20 яңа автомобиль белән тулыланды. Яңа авто ачкычларын Экология министрлыгының инспекторлар составына Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.

 «Экология һәм экология законнарын үтәүне күзәтү мәсьәләләре һәрвакыт көн үзәгендә. Бу өлкәдәге мәсьәләләр кешеләрне һәрчак борчый. Бүгенге чара - халыкта булган сорауларга җавап бирүебез. Шуңа күрә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күзәтчелек хезмәте өчен 20 автомобиль сатып алуга акча бүлеп бирү турында карар кабул итте. Әлеге техника сезгә экологик законнарны үтәүне күзәтү буенча үз вазыйфаларыгызны оператив рәвештә һәм нәтиҗәле башкарырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Сезне чын күңелдән ведомствоның 30 еллыгы белән котлыйм һәм сезгә иң яхшы теләкләрдә калып, эшегездә уңышлар телим», - дип Министрлык коллективын Рөстәм Нигъмәтуллин котлады. ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков үз чиратында Татарстан Президентына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде: «Хәзер Татарстанда 8 территориаль идарә һәм 120 инспектор бар. Бер инспекторга 565 квадрат километр территория туры килә.  Бу машиналар ведомствоның эш нәтиҗәлелеген арттырачак, безнең инспекторлар тәүлегенә атнасына 7 көн эшли бит. Бүген без кешеләребез белән турыдан-туры эшләүче һәм экологик мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен барысын да эшли торган Министрлык булып торабыз». Тантанадан соң барлык яңа авто (ә бу 2 УАЗ 2200695-04 микроавтобусы, Lada Granta маркалы 5 автомобиль һәм LADA Niva Travel маркалы 13 автомобиль) ведомствоның территориаль идарәләренә китте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International