Иртәгә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «ЭКОлидер» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Иң экологик чиста предприятие, иҗтимагый хәрәкәте, массакүләм мәгълүмат чарасы, уку йорты һәм иң яхшы дәүләт инспекторын «ЭКОлидер» республика конкурсы йомгаклары буенча бүләкләячәкләр. Шулай ук тантана кысаларында Татарстан Республикасының табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторларына 20 яңа хезмәт автомобиле тапшырылачак.

Тантанада Татарстан Республикасы  Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Экология һәм табигать   ресурслары министры Александр Шадриков, конкурста катнашучылар, тармак ветераннары һ. б. катнашачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен уздырыла торган «ЭКОлидер» конкурсы Татарстан Республикасында 18 нче тапкыр үткәрелә һәм быел ул Министрлыкның 30 еллыгына багышлана.

2022 елда конкурска 326 гариза килгән.  Катнашучыларның  иң күбе «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү» номинациясендә - 66 балалар бакчасы үз эшләрен җибәргән.

Экология министрлыгының Вконтакте рәсми төркемендә «ЭКОлидер» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасының турыдан-туры трансляциясен карамый калмагыз. Трансляция 16 декабрьдә 12:00 сәгатьтә башлана.

Белешмә: конкурсны үткәрүнең максаты булып Татарстан территориясендә эшчәнлек алып баручы һәм табигатьтән рациональ файдалану, әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итүне тәэмин итүче оешмаларны, шәхси эшмәкәрләрне, җирле үзидарә органнарын, Татарстан Республикасы дәүләт инспекторларын, мәгариф оешмалары, җәмәгать берләшмәләре педагогларын, гражданнарны, массакүләм мәгълүмат чараларын бүләкләү һәм стимуллаштыру тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International