Укытучылар экологик белем бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районында «Гомуми экологик һәм географик белем концепциясен гамәлгә ашыру: төбәк компоненты» дигән  тцбщк фәнни-методик конференция узды.

Конференция Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Рус географик җәмгыятенең  төбәк бүлеге ярдәмендә Котлы Бөкәш урта мәктәбе базасында узды.

Аның кысаларында 6 секция эшләде, шул исәптән социаль җаваплылык, экологик грамоталылык, географик проектлар, шулай ук географиянең табигый-фәнни цикл фәннәре белән бәйләнеше турында фикер алыштылар. Республиканың төрле төбәкләреннән 58 эш тәкъдим ителде.  6 секциядә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, конференциядә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International