Бүген Халыкара озон катламын саклау көне

2008 елның 16 сентябре, сишәмбе

Озон – өчатомлы кислород, төссез газ, җир атмосферасының бөтен катламында бар.

Озон катламы Җирне кояшның заралы йогынтысыннан саклый.

Монреаль протоколының төп максаты – озон катламын бозылудан саклау.

Соңгы елларда озон катламының кимүе күзәтелә. Мәсәлән, 2007 елда Себернең көньяк-көнчыгышда һәм көньяк-көнбатышында  озон катламының нормадан түбәнрәк булуы күзәтелә.

Русия гидрометеорология үзәге докладында хәбәр ителә, соңгы  ун елда Русиянең төньягында озон катламы кимегән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International