Татарстанда «Төбәк белән идарә итү үзәге»ндә туры эфирда ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский татарстанлыларның экология проблемаларына битараф булмаган кешеләр өчен нинди конкурслар үткәрелүе турында сөйләде.
Егор Тарнавский тыңлаучыларны түбәндәге экологик конкурсларда катнашырга чакырды:
- «Эколидер» республика конкурсы
- «Мәктәп экопатруле»
- «Туган як экологиясе»
- «Мәктәпләрдә батарейкалар җыю акциясе»
- «Экояз» акциясе
- Студентлар өчен экология буенча иң яхшы фәнни-гамәли эшкә конкурс
Аларда ничек катнашырга икәнлеге турында тулырак мәгълүматны безнең сайтта укыгыз.