2 - 3 ноябрьдә Томск шәһәрендә «Өзлексез экологик белем: проблемалар, тәҗрибә, перспективалар» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция «Экология», «Мәгариф», «Мәдәният» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында өзлексез экологик белем бирү һәм агарту системасын камилләштерү максатларында уздырыла.
Конференциядә педагогик һәм мәдәни-агарту эшчәнлеге өлкәсендә экологик белем һәм агарту буенча төрле төбәкләрнең тәҗрибәсе тәкъдир ителәчәк. Конференциядә төбәкара хезмәттәшлек, иҗтимагый оешмалар, мәдәният учреждениеләре, махсус сакланучы табигать территорияләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән дөньяга карашны формалаштыруның челтәр багланышлары мәсьәләләре мөһим урын алачак.
Конференция эшендә башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары вәкилләре, махсус сакланылучы табигать территорияләрендә экологик агарту бүлекләренең җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен җаваплы предприятиеләр белгечләре катнашачак.
Кызыксынучыларны конференциядә катнашырга чакырабыз. Ул online тоташтыру мөмкинлеге белән база форматында уздырыла. Конференциядә онлайн форматта катнашу өчен https://green.tsu.ru/neo/ сайтында теркәлү узарга кирәк.