Россия тимер юллары һәм Казан ТЭЦ-3 хезмәткәрләре нефть продуктларының агып чыгуын бетерергә әзер булуларын күрсәттеләр

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Казанда Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсендә һәм  ‹‹ТГК - 16›› - ‹‹Казанская ТЭЦ - 3››  АҖ филиалында нефть (нефть продуктларын) агызуның максималь исәп күләмен локальләштерү һәм бетерү гамәлләренә әзерлекне раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды.

Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Россия Табигать күзәтчелеге хезмәткәрләре һәм башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Уртак эш барышында гадәттән тыш хәлләргә, шул исәптән нефтьнең агып чыгуына бәйле рәвештә, оператив реакция эшләнде. Барлык катнашучылар да өйрәнүләрне уңышлы үттеләр һәм комиссия тарафыннан канәгатьләнерлек бәя алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International