Экологлар катнашканнан соң эре габаритлы төзелеш калдыклары чүплеген бетерделәр

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Баулы районының Александровка авылында рөхсәтсез калдыклар ташлау турында мөрәҗәгать керде.

Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында эре  габаритлы төзелеш калдыкларын рөхсәтсез ташлау очрагы ачыкланды. Чүплек мәйданы 50 кв. м тәшкил итте.

Экологлар тарафыннан Баулы районының Александровка авыл җирлеге башлыгы адресына хокук бозуларны бетерү турында кисәтү җибәрелде.

Хәзерге вакытта чүп-чарны чыгардылар, территория тәртипкә китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International