Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай шәһәренең 2нче лицееның икенче сыйныф укучылары белән көнкүреш калдыкларын агызу, сулыкларны пычрату, урман ресурсларын саклау кебек темаларны тикшерделәр. Яшь ярдәмчеләргә урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Нурлат гимназиясенең беренче сыйныф укучыларына Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә белгечләре чүп җыю турында сөйләделәр. Укучылар гади пыяла савытның 1000 елдан артык таркалуын белделәр.
Буаның «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары әйләнә-тирәбездәге дөньяның мөһимлеген һәм үсемлекләрнең без сулый торган һаваны чистартуы турында уен формасында аңлаттылар.
Дәресләр тәмамлангач,«яшь экологлар» ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан истәлекле бүләкләр алдылар.