Азнакай районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәренең Исхакый урамындагы контейнер мәйданчыгының чүп-чардан җыештырылмавы ачыкланды. Территорияне чүпләүнең гомуми мәйданы 50 кв.м тәшкил иткән.
«Жилсервис» идарәче компаниясе адресына хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән иде.
Хәзерге вакытта бөтен чүп-чар чыгарылган, территория тәртипкә китерелгән.