Юлия Герасимова – Казан шәһәренең экология-биология үзәге өстәмә белем бирү педагогы. Педагогикага үз юлын 25 ел элек Казан дәүләт мәдәният институтында укыганда сайлаган. Ул вакытта безнең героебыз балалар укыту аның тормыш мәгънәсе булыр дип уйлап та карамаган. Хәзер ул үз укучыларын тәрбияли һәм экология белемнәре бирә. Юлия Владимировна-иң инициативалы «Эко Аниматорлар» командасы җитәкчесе. Алар бергәләп төрле табигатьне саклау акцияләрендә, конкурсларда, эко-форумнарда һәм слетларда катнашалар, шулай ук социаль әһәмияткә ия булган экологик проектларны эшлиләр һәм тормышка ашыралар. Ел саен Юлия Герасимова җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр республика бәйгеләрендә генә түгел, бөтенроссия конкурсларында да призлы урыннар яулыйлар. «Юлия Владимировна- иң зыялы, һәрчак ярдәм итүче акыллы остаз», - диләр аның турында. Укытучы эшчәнлегеннән тыш, безнең герой биттә рәсем ясау белән дә мавыга һәм балаларны аквагрим белән шатландыра.
Шуның өстенә ул тагын яраткан хатын һәм ике баланың бәхетле әнисе дә әле. Ә укучыларыбызны ул экология проблемаларына битараф булмаска чакыра: «Җирдәге кешелек язмышы безнең конкрет эшләребезгә бәйле. Без экологияне халыкка таратабыз, аны саклауда үзебез дә катнашабыз һәм башкаларны да чакырабыз!».