Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча районының Күпербаш, Казанбаш һәм Түбән Мәтәскә балалар бакчалары өчен экодәресләр үткәрде.
Экологлар сөйләгәнчә, барлык кошлар да көньякка кышларга очып китми. Көчле салкыннарны күтәрә алырлык канатлы дусларыбыз да бар, әмма аларга кыш көне үзләренә азык табу җиңел түгел һәм шуңа күрә ярдәм һәм кайгырту таләп ителә.
Экодәрес барышында балалар кошлар турындагы иң күп мәкальләр белүчеләрне билгеләделәр, табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр. Яшь экологларга истәлеккә китаплар бүләк иттеләр.