95 кв.м мәйданлы чүплекне экологларның кисәтүе буенча бетерделәр

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Калдыкларны ташлауны ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәренең Әлмәт тракты буенча контейнер мәйданчыгы янәшәсендә тапкан.

Чүпләү мәйданы 95 кв.м, күләме - 25 куб м.

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарындагы мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы һәм 60 көн эчендә хокук бозуны бетерү зарурлыгы турында кисәтү бирелде.

Хәзерге вакытта чүп-чар чыгарылган, территория тәртипкә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International