Экология министрлыгы Татарстан территориясендә җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукына аукцион игълан итә

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә җир асты байлыклары кишәрлекләреннән җир асты байлыкларының 7 участогы буенча файдалану хокукына электрон аукционнар үткәрү турында игълан итә:

-  Алабуга районында  «Көнбатыш Поспелово» һәм «Алабуга» җир асты байлыклары участогы;

- Тәтеш районында «Кошки-Новотимбаево» җир асты байлыклары участогы;

- Алексеевск районында «Лебедино-2» җир асты байлыклары участогы;

- Минзәлә районында «Нурбаян» җир асты байлыклары участогы;

- Зеленодольск районында «Сафоново» җир асты байлыклары участогы;

- Балтач районында «Түбән Ушма ятмасының көньяк флангысы».

Аукционда катнашуга гаризалар Интернет челтәрендә электрон мәйданчык адресы буенча бирелә: https://sale.zakazrf.ru/

Аукционда катнашуга заявкалар бирү вакыты – 2022 елның 14 октябреннән 24 ноябренә кадәр.

Аукцион 2022 елның 5 декабрендә 10.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) https://sale.zakazrf.ru/ электрон мәйданчыгы операторы сайтында узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International