Буа шәһәренең 2 нче лицееның 1 нче сыйныф укучылары яшь экологлар - табигатьнең яшь яклаучылары сафына керделәр.
«Без яшь экологлар - табигатьне яклаучылар! Хайваннар, үсемлекләр - безнең дусларыбыз. Без җир байлыгының яшь варислары! Табигать сагында син дә, мин дә торабыз!» - дип ант иттеләр балалар.
Экочара кысаларында укучылар кунаклар өчен - ТР Экология министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары, табигатьне саклау темасына зур булмаган театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр. Экологлар, үз чиратында, яшь активистлар өчен кызыклы викторина үткәрделәр.
Барлык катнашучыларга Идел буе территориаль идарәсе белгечләре махсус китаплар бүләк итте. Чараның ничек узуын - безнең видеороликта карагыз.