Кабан күленең яр буе полосасын чүпләү турындагы шикаятьләр буенча экологлар территорияне тикшерделәр

2022 елның 21 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Урта Кабан күленең яр буе полосасын чүпләү турындагы социаль челтәрләрдәге мәгълүматтан соң, Казан шәһәренең Идел буе районы 33 нче Хәрби шәһәрчеге урамындагы төзелеш объектыннан  калган калдыклар белән чүпләнгән урынга оператив рәвештә чыктылар.

Мониторинг барышында территорияне  бераз чүпләү ачыкланды. Тикшерү вакытында подряд оешмасы чүпләнгән урынны җыештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International