25 октябрьдә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдаланучылар - маркшейдерлар катнашында чираттагы җир асты байлыкларыннан файдаланучылар Советы очрашуы узачак. Очрашу барышында Министрлык хезмәткәрләре җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына аукционнар үткәрү турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр, шулай ук җир асты байлыкларыннан файдалану белән бәйле дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында мәгълүмат бирәчәкләр. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм прокуратура органнары вәкилләре катнашачак. Очрашу 25 октябрьдә 15.00 сәгатьтә түгәрәк өстәл форматында узачак.
Адресы: ТР Экология министрлыгы, Казан ш., Павлюхин ур., 75, 301 бүлмә
Шулай ук сылтама буенча ВКС режимында катнашу мөмкин: https://mineco.ktalk.ru/ctfgrup1icau (Код доступа: 9753).
Чара максималь файдалы булсын өчен, билгеләнгән тема буенча сорауларны электрон адреска җибәрүегезне сорыйбыз Albert.Kiyamov@tatar.ru.