Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендәге территорияне күзәтү вакытында Риза Фәхретдин урамы янында рөхсәтсез чүплек таптылар.
600 кв. м күләмле чүплек табылган җир участогы өчен Әлмәт районы башкарма комитеты җавап бирә. Башкарма комитет адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелде.
Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территориясе тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.